Габдрахманов Бари Галеевич

Найти информацию на «Мемориале»

Габдрахманов Бари Галеевич

Город размещения фотографии на "Стене памяти": Челябинск, конструкция № 97
ГАБДРАХМАНОВ БАРИ ГАБДРАХМАН улы 1912 нче елның 25 маенда хәзерге Татарстан Республикасы Чирмешән районы КАРМЫШ авылында туа.Член ВКП(б) КПСС. Бари Габдрахманов 1941 нче елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтында.Ул Курск,Полтава,Сталинград өчен барган сугышларда катнашып,зур батырлыклар күрсәтә. 233нче гвардия артиллерия полкы туп төзәүчесе,95 нче гвардия укчылар дивизиясе сугышчысы,5 нче гвардия армиясенең 2 нче Украина фронты кече гвардия сержанты Бари Габдрахманов Кировоград өлкәсенең Грузское авылы тирәсендә барган сугышта авыр яраланып,1944 нче елның 23 нче гыйнварендә һәләк була. Фронтта күрсәткән батырлаклары өчен Кызыл Йолдыз,3 нче дәрәҗә Дан ордены һәм Батырлык өчен медале белән бүләкләнә. Тиңдәшсез кыюлыгы һәм батырлыгы өчен СССР Верховный Советы Президиумының 1944 нче ел 13 нче сентябрь Указы нигезендә БАРИ ГАБДРАХМАН улы ГАБДРАХМАНОВКА,үлгәннән соң,СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ исеме бирелә,Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз белән бүләкләнә. Герой Кировоград шәһәрендә җирләнә. ..читать все истории героя

Добавить артефакт к фотографии
Добавить историю к фотографии